Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Медальләр белән кайттылар

Алексеевскида үткән "Сәламәтлек" республика спартакиадасының финал турнирында безнең баскетбол командасы кызлары икенче урынны алды. Турнирда Татарстан авыл районнарыннан 16 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кызлар катнашты. Тренер Юрий Кузнецов җитәкчелегендәге укучылар һәм балалар сәламәтләндерү үзәге спортчыларыннан торган безнең команда иң яше булды. Шулай да кызлар үзләреннән өлкәнрәк көндәшләре алдында каушап калмыйча,...

Алексеевскида үткән "Сәламәтлек" республика спартакиадасының финал турнирында безнең баскетбол командасы кызлары икенче урынны алды.
Турнирда Татарстан авыл районнарыннан 16 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кызлар катнашты. Тренер Юрий Кузнецов җитәкчелегендәге укучылар һәм балалар сәламәтләндерү үзәге спортчыларыннан торган безнең команда иң яше булды. Шулай да кызлар үзләреннән өлкәнрәк көндәшләре алдында каушап калмыйча, уңышлы чыгыш ясадылар.
Турнирда катнашкан 13 команда өч төркемгә бүленде. Беренче этапта безнең команда Буа, Зәй һәм Аксубай кызлары белән очрашты. Аларны ышанычлы җиңеп, чирек финалда Яңа Чишмә командасы белән уенда җиңү яуладылар. Финалга чыгу хокукы өчен көрәшкән Лаеш командасын да җиңделәр. Бары тик финал уенында гына тәҗрибәле Алексеевск спортчыларына оттырып, икенче урынга чыктылар.
Команда составына кергән кызлар - Анастасия Шестакова, Светлана Молодова, Алена Марюхова, Татьяна Столярова, Анастасия Пенькова, Дарья Устина, Регина Гыйниятуллина һәм башкалар үзләрен оста спортчы итеп күрсәттеләр. Аларның барысына да көмеш медальләр, ә командага - кубок тапшырылды.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: "Сәламәтлек" республика спартакиадасы кысаларында безнең баскетболчылар медальләрне беренче булып алдылар, спортның башка төрләре буенча нәтиҗәләр әлегә сөендерерлек түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев