Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләр сынатмый

Республика беренчелекләрендә катнашып, тренер Владимир Борюшкин шәкертләре яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

1нче урта мәктәп укучысы Раил Сәгыйров, 100 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясап, Алабуга шәһәрендә 1999-2001 елда туган егет-кызлар арасында уздырылган дзюдо буенча республика беренчелегендә көмеш призер булды. 100 килограммнан артык авырлыкта чыгыш ясаучы техникум вәкиле Сергей Мизин да икенче урынны алды.
Казан шәһәрендә 2004-2005 елда туган яшь спортчылар арасында самбо буенча республика беренчелегендә дә безнең егет-кызлар сынатмадылар.
Мәсәлән, Александра Пронягина 65 килограммнан артык авырлык үлчәвендә икенче урынга чыкты. Финалда ул 6:0 исәбе белән алда барса да, хата ясады һәм оттырырга мәҗбүр булды. Ә Ким мәктәбе укучылары Мария Денисова белән Алена Фәйзуллина 50 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә өченче урынны алдылар. Җиңүләре өчен аларга дипломнар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды. Хәзер спортчылар апрель ахырында Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәргә тиеш булган Идел буе федераль округы беренчелегенә әзерләнәләр. Бу ярышларда алтынчы урыннарны алучы кадет мәктәбе укучылары Артур Еремеев белән Адель Дмитриевны да яхшы яктан билгеләп үтәргә мөмкин.
Яр Чаллыда Эчке эшләр министрлыгының "Динамо" линиясе буенча дзюдо беренчелегендә чыгыш ясап, Никита Борюшкин да 100 килограммнан артык авырлык үлчәвендә көмеш медальгә лаек булды. Аңа диплом, медаль һәм кубок тапшырылды.
Фото: http://olympsc.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев