Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләр – өченче урында

"Таткоммунэнерго" РПО" җәмгыяте кубогына самбо буенча Аксубайда үткәрелгән IV ачык турнирда чыгыш ясаган безнең "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь көрәшчеләре сынатмады. Гомуми команда зачетында көрәшчеләребез өченче урынга чыгып, кубок алды. 2000 елда туган кызлар арасында 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Катя Клещева икенче урынга чыкты, ә 2003-2004 елда туган малайлар...

"Таткоммунэнерго" РПО" җәмгыяте кубогына самбо буенча Аксубайда үткәрелгән IV ачык турнирда чыгыш ясаган безнең "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшь көрәшчеләре сынатмады.
Гомуми команда зачетында көрәшчеләребез өченче урынга чыгып, кубок алды.
2000 елда туган кызлар арасында 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Катя Клещева икенче урынга чыкты, ә 2003-2004 елда туган малайлар арасында 46 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә - Кирилл Звереев, 54 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Дима Панфилов өченче урынны алдылар. Аларның барысына да дипломнар, кубоклар, медальләр һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Анатолий Елистратов, Денис Гондаков, Нина Табакаева, Сергей Тарасов та уңышлы чыгыш ясап, команда уңышына үзләреннән өлеш керттеләр.
Ярышларда Тольятти, Самара, Ульяновск, Чуашстан, Марий Эл һәм Татарстаннан 17 команда катнашты.
Фото: http://tlt.ru/articles.php?n=1951156

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев