Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Космонавтика көненә багышланды

Балалар савыктыру үзәге һәм 2нче шәһәр мәктәбенең спорт мәйданчыкларында егетләр-кызлар арасында "Кызгылт-сары туп" ("Оранжевый мяч") баскетбол буенча ярышлар үтте. Алар Космонавтика көненә багышланды.

Гадәттәгечә, ярыш программасына номинацияләр буенча конкурслар һәм боҗра системасы буенча турнир керде. "Иң җитез дриблер" номинациясендә егетләр арасында Роман Кузнецов җиңеп чыкты, кызлар арасында Анастасия Трофимовага тиңнәр табылмады. "Великолепный трюльник" номинациясендә Никита Шинкарев белән Дарья Пензина җиңүче дип табылдылар. Алар барысы да 2нче мәктәптә укый, җиңгән өчен аларга статуэткалар бүләк иттеләр.
Турнирның үзендә егетләрдән торган биш команда һәм дүрт кызлар командасы катнашты. Барлык очрашулар киеренке үтте. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны 2нче мәктәп егетләре һәм кызлары алды. Кызлар арасында - Иске Рәҗәп һәм шәһәрнең 1нче урта мәктәп кызлары призер булды, егетләр арасында 1нче урта мәктәп һәм Иске Рәҗәп командалары турнирда икенче һәм өченче урыннарга чыктылар. Шәһәр командалары бу юлы зуррак уңышларга ирешә алды. Призер исемен алган барлык командаларга кубоклар һәм медальләр тапшырылды, аларның уенчылары медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Ярышларда 2004 елда һәм аннан соң туган укучылар катнашты. Турнирны яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән балаларны савыктыру үзәге оештырды. Турнирның өлкән судьясы булып өстәмә белем бирү педагогы Василий Балакирев сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев