Кем иң төз атучы?
ДОСААФ җәмгыятенең җирле оешмасы базасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап пневматик винтовкадан ату буенча район ярышлары үткәрелде.
Әлеге чараның төп максаты – спортның хәрби төрләрен үстерү, ату күнекмәләрен камилләштерү һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау.
Ярышта Бураково, Ким, Иске Рәҗәп, шәһәрдәге беренче урта мәктәп, шулай ук Болгардагы санаторий мәктәп-интернат укучылары командалары катнашты.
Команда беренчелегендә Болгардагы 1нче мәктәп командасы барысыннан да уздырды, икенче һәм өченче урынга санаторий һәм Иске Рәҗәп мәктәпләре лаек булды.
Шәхси беренчелектә Кирилл Чичулин (Болгардагы 1нче мәктәп) җиңде, икенче урынга Ринат Миәссәров чыкты, өченче урынны Ислам Вилданов алды (икесе дә Иске Рәҗәп мәктәбеннән).
Ярышта өстәмә белем бирү педагоглары да катнашты. Алар арасыннан иң төз атучы булып Илназ Мәхмүтов (Иске Рәҗәп) табылды, Сергей Гордеев белән (Болгардагы 1нче мәктәп) Николай Стрелов (санаторий мәктәп) икенче һәм өченче урынны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев