Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Картинг буенча җыелма командага керделәр

Районның картинг буенча җыелма командасы сайлап алу ярышлары барышында шәһәр урта һәм кадет мәктәбе укучыларыннан тупланды. Ярышларда сигез яшьтән алып уналты яшькәчә илледән артык укучы катнашты. Алар "Регата" балалар иҗаты станциясе каршындагы "Картинг" спорт берләшмәсенә йөриләр. Ярышлар барышында аларга туры трек, төрле борылышлар аша үтәргә туры килде. Өлкән төркемдә иң...

Районның картинг буенча җыелма командасы сайлап алу ярышлары барышында шәһәр урта һәм кадет мәктәбе укучыларыннан тупланды.
Ярышларда сигез яшьтән алып уналты яшькәчә илледән артык укучы катнашты. Алар "Регата" балалар иҗаты станциясе каршындагы "Картинг" спорт берләшмәсенә йөриләр. Ярышлар барышында аларга туры трек, төрле борылышлар аша үтәргә туры килде. Өлкән төркемдә иң күп баллны Никита Избранов белән Денис Клыков җыеп, җиңүче дип табылдылар. Икенче урынга - Мансур Хәмидуллин, өченче урынга Анатолий Бирюндеев чыкты. Кече яшьтәгеләр төркемендә Артем Афиногенов җиңде, икенче һәм өченче урыннарны Евгений Апарин һәм Эдуард Шакиров алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев