белем бирү педагогы.
Балалар сәламәтлекләрен ныгыту, көчләрен сынап карау, күнегүләр үткәрү өчен бу мәктәпкә ел саен теләп баралар. Юбилей мәктәбендә уздырылган дәрес һәм күнегүләрдә Казан, Яр Чаллыдан, Әлки, Балтач һәм Спас районнарыннан, Мәскәү, Киров, Новосибирск, Смоленск, Кострома өлкәләреннән, Кырым, Марий Эл, Удмуртия республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән 200 дән артык кеше катнашты. Балтачка безнең районнан Александр Понасенко (беренче урта мәктәп), Олег Титов (икенче урта мәктәп), Өчкүлдән Тәлгат Хәмидуллин белән Александр Буканов барды.
Мәктәпнең бурыч-максатлары элеккечә: спортның әлеге төрен популярлаштыру, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсеп килүче яшь буынның спорттагы осталыгын арттыру һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү. Мәктәп эшендә катнашучыларны (аларның яше 6 дан 60ка кадәр һәм аннан да өлкәнрәкләр) йокыдан барабан тавышы уятты. Иртәнге 5 тә сафларга тезелеп исемлек буенча барлаганнан соң, барысы да каратэ белән шөгыльләнде. Бары тик төшке һәм кичке аш вакытында гына бераз ял итеп алырга рөхсәт бирелде. Эссе булганлыктан, көненә тоташтан өчәр күнегү уздыру бер дә җиңел булмады. Берничә көн узгач кына киеренке режимга күнегә башладылар. Берсендә төнге сәгать 2ләр тирәсендә йокыдан уяттылар һәм "Каратистларга багышлау" дигән спорт бәйрәме үткәрделәр. Төрле билбауга ия булган командалар берничә сәгать буе үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ул иртәдә урман аланында уен-көлке сүзләре озак яңгырап торды
Лагерьдагы дисциплинаның кырыс булуы турында да әйтергә кирәк. Бервакыт каратистларның берсе рөхсәтсез генә су коенырга уйлаган. Моның өчен туктаусыз күнегүләр ясатып, бөтен лагерьга җәза бирделәр. Моннан соң берәүнең дә тәртип бозасы килмәгәндер шул. Аннан соң лагерьда тәмәке тарту очраклары да булмады.
Балаларның күбесе лагерьга әти-әниләре белән килгән. Алар үзләренә бер читтә палаткалар корып яшәделәр һәм балаларының күнегүләр ясавын һәм ярышларда катнашуын игътибар белән күзәтеп тордылар. Күнегүләрдән бушап торган арада теләге булган спортчылар волейбол, футбол, бадминтон уйнады, берәүләр аттестация үтеп тиешле билбауны алу өчен "ката" күнегүләрен кат-кат кабатлады. Лагерьның соңгы көннәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә һәм чемпионатына әзерләнүчеләр дә булды.
Лагерьга килүебезнең төп максаты - аттестация узу иде. Карадан алып ак билбауга кадәр ия булучыларга имтиханнарны берничә сәгать буе тапшырырга туры килде. Имтиханнарны балалар да, өлкәннәр дә тапшырды. Кайберәүләр ярышлардагы кебек, артык мавыгып китеп, көндәшләрен бик каты тукмадылар. Әмма берәү дә зарланмады. Имтиханнарны барысы да, шул исәптән минем шәкертләрем дә уңышлы тапшырды. Александр Понасенко сары билбауга, Олег Титов - квадратлы зәңгәр, Тәлгат Хәмидуллин зәңгәр билбауга тапшырды. Тырышса, Александр Буканов та зәңгәр билбауга лаек буласы иде.
![](/images/stories/images/IMG_1765.JPG)
Спорт мәктәбе үз эшен тәмамласа да, берәүнең дә лагерьдан тиз генә кайтып китәсе килмәде. Соңгы кичне, мәсәлән, урман аланында учак ягып уздырдык. Ул кичтә төрле җырлар яңгырады, шаяртып һәм көлешеп тә алдылар. Кичке сәгать 10да йокларга ятарга тиеш идек. "Отбой" булмый диделәр, шуңа күрә спортчыларның күбесе таңны урман аланында каршылады. Каратистлар бер атна эчендә кояшта кызынырга да өлгерде, саф һавада күнегүләр үткәреп көч туплады. Аларның барысы да киләсе елда тагын лагерьга килергә теләк белдерде. Кайтыр юлга чыккач, без чик сакчыларына куелган һәйкәл янында тукталдык. Һәйкәл һәр спортчыда зур тәэсирләр калдырды.
Нет комментариев