Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Каникул көннәрендә

Раштуа көннәрендә Ким авылы шугалагы шау-гөр килеп торды: укытучы Борис Андреянов укучылар өчен бәйрәм бәйгеләре оештырды. Башта алар тимераякта шуу буенча көч сынаштылар. Кече яшьтәге укучылар - 250 метрлы, өлкән класс укучылары ике тапкыр озынрак дистанциядә көч сынашты. Владислав Абрамов, Никита Платонов, бертуган Александра һәм Вероника Филиппова үз дистанцияләрен башкалардан...

Раштуа көннәрендә Ким авылы шугалагы шау-гөр килеп торды: укытучы Борис Андреянов укучылар өчен бәйрәм бәйгеләре оештырды.
Башта алар тимераякта шуу буенча көч сынаштылар. Кече яшьтәге укучылар - 250 метрлы, өлкән класс укучылары ике тапкыр озынрак дистанциядә көч сынашты. Владислав Абрамов, Никита Платонов, бертуган Александра һәм Вероника Филиппова үз дистанцияләрен башкалардан тизрәк үттеләр.
Моннан тыш, төрле уеннар һәм конкурслар да күп булды. Ярышта җиңеп чыгучыларга һәм уеннарда иң актив катнашучыларга - татлы призлар, ә мәктәп линейкасында дипломнар тапшырылды.
Бәйрәм саф һавада бергәләшеп чәй эчү белән тәмамланды.
* * *
Балалар сәламәтләндерү үзәгенең уен мәйданчыкларында каникул вакытында балаларның шат тавышы тынмады.
Яңа ел эстафетасында 2нче мәктәптән ике команда катнашты, алар мәктәп яны лагерында ял итүчеләрдән торды. Шаян һәм шук конкурс нәтиҗәләре буенча икесе дә тигез очко җыйдылар.
"Баскет-шоу"да исә икенче мәктәп укучылары Ольга һәм Наталья Макарочкина, Эльза Мөхәммәтова, Валерия Кирюшина һәм Дарья Садилинага тиңнәр булмады. Бурумовларларның дус гаиләсе "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе" тамашасында җиңеп чыкты, анда шулай ук Бердниковлар һәм Новиковлар гаиләсе дә уңышлы чыгыш ясады. Нәфис гимнастика үзәге ачык беренчелегендә иң яхшы нәтиҗәләрне Александра Бердникова (2нче мәктәп) һәм Тамара Калесанова (1нче мәктәп) күрсәтте.
Барлык катнашучыларга Кыш бабай бүләкләр тапшырды.
* * *
Кышкы каникулларда традицион Раштуа чаңгы ярышлары үткәрелде.
Кызлар арасында үз дистанцияләрендә Урта Йорткүлдән Алсу Әхмәтгәрәева, Антоновкадан Әлфия Низамова һәм Арина Чегодаева җиңеп чыктылар. Шулай ук Урта Йорткүлдән Илсөяр Мәхмүтова, Антоновкадан Екатерина белән Анастасия Кузьминалар, Алена Миронова һәм Виктория Стрижова призерлар исемлегенә керделәр.
Егетләр арасында иң яхшы нәтиҗәне Урта Йорткүлдән Рәмис Хәсәнов һәм Инсаф Галиуллин, Антоновкадан Александр Максимов күрсәтте. Икенче-өченче урыннарны Рәзим Кәримуллин һәм Рәсим Закиров (Урта Йорткүл), Юрий Кузьмин һәм Дмитрий Марготнов (Иж-Борискино), Александр Бедняжкин һәм Роман Чегодаев (Антоновка) алдылар.
Гомуми команда зачетында беренче урынга - Антоновка чаңгычылары чыкты, Урта Йорткүл һәм Иж-Борискино спортчылары икенче һәм өченче урынны алды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X