Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңүгә омтылыш белән

Безнең район командасы Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре арасында оештырылган спартакиаданың зона этабы ярышларында җиңүче булды. Киеренке бәйгедә ул финалга чыкты. Алексеевскида узган ярышларда Кама аръягы районнарыннан җиде команда катнашты, алар спортның җиде төре буенча үзара көч сынаштылар. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, ярышларның беренче көнендә...

Безнең район командасы Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре арасында оештырылган спартакиаданың зона этабы ярышларында җиңүче булды. Киеренке бәйгедә ул финалга чыкты.
Алексеевскида узган ярышларда Кама аръягы районнарыннан җиде команда катнашты, алар спортның җиде төре буенча үзара көч сынаштылар. Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов сүзләренә караганда, ярышларның беренче көнендә безнең команда әгъзалары куандырырлык нәтиҗәләргә ирешә алмаган. Аннары исә, ихтыяр көче туплап, җиңү очколары яулый башлыйлар. Мәсәлән, өстәл теннисы буенча Евгений Демьянов, Әхтәм Вәлиәхмәтов, Анастасия Фокеева, бадминтон буенча - Илнар Нургалиев, Рамил Мингалиев, Ирина Борзихина беренче урыннарга чыгалар; Рамил Мингалиев, Радик Ибраһимов, Сергей Шитов, Алексей Тюленев, Владимир Фролов, Валерий Осокин, Евгений Демьянов баскетбол буенча икенче урыннарны бүлешәләр, Гөлсинә Сибгатуллина белән Иван Битунов шахматта җиңәләр, Алексей Тюленев, Евгений Демьянов, Илнар Нургалиев, Вера Колчина, Федор Камаев, Рәфис Мөхәммәтов волейбол буенча өченче урынга чыгалар. Шулай ук Марина Хрусталева, Елена Горячкина, Рәис Вәлитов һәм Равил Галәветдинов та уртак уңышка үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Дзюдочылар уңышы
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкинның шәкерте Данила Вихлянский Ульяновск шәһәрендә Идел буе Лигасы Кубогының икенче этабы турнирында катнашып бронза медаль алды.
"Новое поколение" спорт комплексында узган бәйгедә 300 дән артык кеше катнашты. 1998-2000 елда туган спортчылар арасында безнең дзюдочы алты очрашуда җиңеп, бары тик берсендә генә оттырды. Данилага чираттага уңышка ирешү өчен, спортчылар теле белән әйткәндә, нибары бер адым гына җитмәде. Призлы урын өчен аңа медаль һәм бүләк тапшырылды.
Идел буе Лигасы Кубогының өченче этабы ноябрь урталарында Йошкар-Ола шәһәрендә үтәчәк.
Ульяновскида 2002-2004 елларда туган малайлар арасында милиция өлкән лейтенанты Эльвир Якупов истәлегенә узган бәйгедә дә Владимир Борюшкин шәкертләре сынатмады.
"Динамо" спорт комплексында 30 килограммга кадәрле спортчылар арасында Анатолий Елистратов дүрт очрашуда өстен чыкса да, нәтиҗәдә 5-6 урыннарны гына бүлеште. 66 килограммлылар арасында Кирил Борюшкин да өч тапкыр уңышка ирешсә дә, 5-6 урыннарга гына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев