Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң өлгер, тапкыр укучылар җиңде

Укучыларның "Президент узышлары" Бөтенроссия спорт ярышларының муниципаль этабы төгәлләнде.

Ул РФ мәгариф һәм фән, яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыклары линиясе буенча 2010 елдан бирле үткәрелә. Ярышларда физик хәзерлек һәм үсеш буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән бер класста укыган балалар арасыннан оештырылган иң яхшы гомумбелем учреждение командалары билгеләнә.
Муниципаль этап алдыннан мәктәп этабы үткәрелә. Икенче турда 1нче һәм 2нче урта мәктәпләрнең сигезенче класс, Антоновка һәм Никольск мәктәпләреннән җиденче класс һәм Иске Рәҗәптән унберенче класс командалары ярышты. Узышлар программасына спорт күпкөрәше, иҗади һәм теоретик конкурслар, шулай ук "Күңелле стартлар" кертелде. Егетләр һәм кызлар (шәһәр командаларында - сигезәр, авыл командаларында дүртәр укучы) шактый яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мәсәлән, махсус алым белән йөгерүдә (челночный бег) Илнар Мөхәммәтҗанов (Иске Рәҗәптән) һәм Анна Михеева (2нче мәктәп) үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Данила Вихлянский (2нче мәктәп) белән Илгизәр Вилданов (Иске Рәҗәп) турникта 21әр тапкыр күтәрелделәр, ә Назилә Хәмидуллина (Иске Рәҗәп) 24 тапкыр отжимание ясады.
Озынлыкка сикерү буенча да иң яхшы нәтиҗәләрне бу мәктәп вәкилләре күрсәтте: монда 2,62 метр нәтиҗә күрсәтеп, Нәфис Каюмов җиңеп чыкты, ә Светлана Молодова 2,05 метрга сикерде. Башка төрләрдә 1нче мәктәп кызлары һәм егетләре дә сынатмады: Андрей Смоленцев 30 секунд эчендә яткан килеш 36 тапкыр күтәрелде, ә Александр Захаров белән Светлана Зенина утырган урыннан иң еракка иелә алдылар.
Үзләренең сәләтләрен командалар иҗади конкурста, ә спорт темасына белемнәрен - теоретик конкурста күрсәттеләр. "Күңелле стартлар" кысасында үткәрелгән эстафеталар киеренке һәм мавыктыргыч булды. Барлык ярыш нәтиҗәләре буенча район этабында шәһәр мәктәпләренең сигезенче класслары арасында - 2нче мәктәп, җиденче класслар арасында - Антоновка мәктәбе, ә авыл мәктәпләренең 11 класслары арасында Иске Рәҗәп командасы җиңеп чыкты. Тиздән алар үзләренең яшьтәшләре белән республика дәрәҗәсендәге ярышларда очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярышлар