Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Спорт

Финалда – өченче

Яшь футболчылар кечкенә шәһәрләр һәм авыллар арасында республика беренчелегенә үткәрелгән ярышларда өченче урынны алдылар, ярышлар 2001-2002 елларда туган егетләр арасында үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, республика беренчелегенә хәлиткеч матчларда катнашу хокукын ике этапта үткән алдагы уеннарда яуладылар, ул уеннарның берсе безнең шәһәрдә үткәрелде. Безнекеләрдән башка финал уеннарында Мамадыш, Баулы һәм Буа укучылары...

Яшь футболчылар кечкенә шәһәрләр һәм авыллар арасында республика беренчелегенә үткәрелгән ярышларда өченче урынны алдылар, ярышлар 2001-2002 елларда туган егетләр арасында үткәрелде.
Исегезгә төшерәбез, республика беренчелегенә хәлиткеч матчларда катнашу хокукын ике этапта үткән алдагы уеннарда яуладылар, ул уеннарның берсе безнең шәһәрдә үткәрелде. Безнекеләрдән башка финал уеннарында Мамадыш, Баулы һәм Буа укучылары катнашты. Ул Мамадышта үткәрелде.
Беренче уенда безнең команда буалылар белән очрашты. Ярыш тигез көч белән барды, ләкин безнең капкачы ышанычлы уйнамаганлыктан, көндәшләр 2:1 белән отты. Аннары безнекеләр мамадышлылар белән очрашты. Турнирда нәкъ менә алар җиңеп чыкты. Безнең уенчылар да сынатмады. Капитан Никита Никифоров зур осталык күрсәтеп, өч туп кертте. Беренче тупны егерме метрлы арадан, икенчесе штраф сызыгыннан, өченчесе пенальтидан кертә алды. Баулылар белән соңгы очрашуда беренче таймда гына киеренке көрәш барды, ул 1:1 белән тәмамланды, бездә голны Олег Ильясов кертте. Икенче таймда безнекеләр бер-бер артлы берничә туп кертә алдылар, башта Никита Краюшкин, ә аннары Кирилл Королев, Никита Никифоров һәм Араик Джулакян исәпне 5:1 исәбенә җиткереп, җиңүгә ирештеләр.
Тренер Владимир Постников сүзләренә караганда, ул укучыларның чыгышларыннан канәгать калган. Хәзер Сергей Сигов, Данил Карсаков һәм Иван Герасимов торган саен ышанычлырак уйный башлаганнар. Капкачы торган Инэль Гыйбадуллин соңгы ике матчта үз осталыгын күрсәткән.
Турнирда мамадышлылар җиңүгә иреште, Буа- икенче, ә безнекеләр өченче урынны алды. Безнең команда составында шулай ук Дмитрий Ковалев, Никита Убейкин, Руслан Нургатин һәм Дмитрий Алесеев уйнады.
Аларның барысына да медальләр һәм дипломнар, ә командага кубок тапшырдылар.
Фото: http://www.rigma.info/news/sport/bilety_na_futbol_v_khabarovske_teper_mozhno_kupit_v_kinoteatre/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев