Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Ерак юллар аларны куркытмый

Шимбә көнне Болгарда "Мото 116 ru" Интернет сообществога керүче байкерларның яки мото.форумчыларның чираттагы очрашуы булды. Безгә Самара, Ульяновск, Мәскәү өлкәләреннән, шулай ук Татарстанның күп кенә районнарыннан һәм шәһәрләреннән 100гә якын мотоциклчы килде. Шул исәптән безнең шәһәрдән дә биш кеше бар иде. Очрашуда катнашучыларның зур колоннасы шәһәр урамнарыннан үтеп, үзәк мәйданда...

Шимбә көнне Болгарда "Мото 116 ru" Интернет сообществога керүче байкерларның яки мото.форумчыларның чираттагы очрашуы булды.

Безгә Самара, Ульяновск, Мәскәү өлкәләреннән, шулай ук Татарстанның күп кенә районнарыннан һәм шәһәрләреннән 100гә якын мотоциклчы килде. Шул исәптән безнең шәһәрдән дә биш кеше бар иде.

Очрашуда катнашучыларның зур колоннасы шәһәр урамнарыннан үтеп, үзәк мәйданда тукталдылар, биредә аларны Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев каршы алды һәм котлады.

Сугыш елларында Ватаныбыз азатлыгын саклап сугышучылар истәлеге хөрмәтенә куелган һәйкәлгә мотоциклчылар чәчәкләр салдылар һәм бер минут тынлык белән искә алдылар.

Биредә техника белән кызыксынган кешеләр аларга төрле сораулар бирделәр, "тимер атлар"ын карадылар.

Аннары алар Болгар музей-заповеднигына киттеләр. Икмәк музее һәм Ак мәчет янында аларны Болгарга Россиянең төрле почмакларыннан килгән туристлар каршы алды.

Шушы ук көнне кич белән Рабига күле буенда урнашкан мото. форумчыларның рок-музыка концерты булды. Концертка шәһәр тамашачылары да күп килде. Табигатьнең бу матур почмагына җыелган халыкны район башлыгы Камил Нугаев котлады.

тулырак фотрепортаж http://www.spas-rt.ru/tt/component/k2/item/9054-baykeryi-v-bolgare.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев