Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкинның шәкерте Данила Вихлянский санаулы көннәр эчендә сөендерерлек нәтиҗәләргә иреште: дзюдо буенча Бөтенроссия турнирында бронза медальләр алган булса, берничә көннән соң самбо буенча янәдән республика чемпионы булып танылды. Бу юлы ул авыррак категориядә - 60 килограммнан артыграк үлчәүдә чыгыш ясады.
Олег ПАХОМОВ
Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә СССРның спорт мастеры Фәрит Дәүләтшин истәлегенә дзюдо буенча уздырылган Бөтенроссия турнирында нәтиҗәле чыгыш ясаган очракта, 1998-2000 елларда туган яшь көрәшчеләрнең Идел буе федераль округы беренчелегенә эләгә алу мөмкинлеге дә бар иде. Кагыйдә буларак, Идел буе округының мәртәбәле ярышларында катнашу бәхетенә республика һәм өлкә чемпионнары, шулай ук Бөтенроссия ярышларында, шул исәптән Туймазыдагы турнирда җиңүчеләр дә ия булырга тиеш иде.
Безнең Даниланың да мондый мөмкинлеге бар иде, әмма әлеге максатка ирешү өчен аз гына көче җитеп бетмәде. Спортчы алты очрашуда өстен чыкса да, җиденче очрашуда ярышларның булачак чемпионына оттырды. Нәтиҗәдә ул өченче урынны алды, аңа медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды. Турнирның дәрәҗәсен һәм анда 60 килограммга кадәрле үлчәүдә кырыкка якын көрәшче катнашуын исәпкә алганда, безнең спортчының чыгышын югары бәяләргә була.
Җиңүгә омтылышын, ихтыяр көче зур булуын ул берничә көннән соң 1997-1998 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында самбо буенча уздырылган республика беренчелегендә ачык күрсәтте. Биш очрашуда өстен чыгып, безнең спортчы финалда Әлмәттән килгән спорт мастерлыгына кандидат Александр Ласточкиннны 3:0 исәбе белән бирелергә мәҗбүр итте. Шулай итеп, Данила Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды. Моңа кадәр келәмгә 55 килограмм авырлыкта чыккан булса, алдагы бәйгеләрдә авыррак үлчәүдә көч сынашачак.
Республика беренчелегенә уздырылган ярышларда башка самбочылар да сынатмады. Мәсәлән, 90 килограммга кадәр авырлыкта Егор Шевченко бронза медаль алды. Ә менә 70 килограммга кадәр авырлыкта үзен яхшы яктан гына күрсәтә алган Ришат Сәгыйровка нибары 5-6 урыннар белән канәгатьләнергә туры килде.
Барлык призерларга медаль һәм дипломнардан тыш, Россиянең Самбо федерациясе Бөтенроссия Самбо көне хөрмәтенә истәлеккә футболкалар тапшырылды.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев