Безнең район командасы лидеры Данила Вихлянский самбо буенча республика беренчелеге ярышларында уңышлы чыгыш ясап, барлык көндәшләрен җиңде һәм тагын Татарстан чемпионы исеме алды.
Олег Пахомов
Бу турнирда катнашучы башка спортчылар да югары осталыкларын күрсәттеләр, шуңа күрә аларның уңышлары һәм тренер Владимир Борюшкинның нәтиҗәле эш алып баруы аркасында бу турнирны беренче тапкыр безнең районда үткәрергә булдылар. Утыз елдан артык самбочыларны һәм дзюдочыларны иң җаваплы ярышларга хәзерләүче Владимир Федорович әйтүенчә, сиксәненче елларда безнең якларда "Урожай" һәм "Динамо" җәмгыятьләре оештырган турнирлар барса да, республика беренчелеге ярышлары үткәрелмәгән. Хәзерге вакытта мондый дәрәҗәле ярышларны үткәрү өчен барлык шартлар тудырылган: Болгарда заманча "Олимп" спорт комплексы төзелде, шулай ук Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланган республика турниры кебек зур ярышлар үткәрү тәҗрибәсе бар, ә безнең егетләребез инде берничә тапкыр Татарстан чемпионы исемен яуладылар. Шуңа күрә Республиканың Самбо федерациясе чираттагы беренчелекне безнең шәһәрдә үткәрергә булды.
Ярышны ачып җибәреп, Федерациянең башкарма директоры Альберт Вәлиуллин район башлыгы Камил Нугаев һәм тренер Владимир Борюшкинга самбо үсешенә керткән хезмәтләре өчен истәлекле бүләкләр - көрәшче сыннары тапшырды. Район алдынгылар слетының мактаулы кунаклары да ярышта катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләделәр. Турнирны ачу тантанасында ике тапкыр Идел буе чемпионы булган Никита Борюшкинга Россия спорт мастеры кандидаты таныклыгы тапшырылды.

Боларның барысы безнең спортчыларны тагын да җилкендереп җибәрде, шуңа күрә нәтиҗәләр дә яхшы булды. Турнирда катнашучылар - 1998-1999 елда туган егет-кызлар арасында спорт мастерлыгына кандидатлар да, Идел буе федераль округы беренчелеге призерлары да бар иде. Турнирда катнашучы егерме команданың дүртесе Казаннан килгән.
Спорт бәйрәмендә безнең егетләр үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. Данила Вихлянский барысыннан да әйбәт чыгыш ясады. Ул моңа кадәр дә республика чемпионы булган иде, ләкин башка елларда җиңүне болай ук ышанычлы яуламады. Яшь спортчы 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә чыгыш ясады, монда 20дән артык спортчы көч сынашты. Самбодагы төрле алымнарны кулланып, алты көрәшне ул вакытыннан алда төгәлләде, Никита соңгы көрәштә Идел буеның көмеш призеры, спорт мастерына кандидат Чистай шәһәреннән Руслан Халеев белән очрашты. Аларның көрәшен бөтен зал тын да алмый күзәтте. Безнең спортчы көндәшенә бер мөмкинлек тә калдырмыйча, ышанычлы җиңү яулады. Татарстан чемпионына кубок, медаль һәм диплом тапшырдылар.
Башка спортчыларыбыз да йөзгә кызыллык китермәде. 66 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Ришат Сәгыйров ярымфиналда җиңеп, Идел буе призеры, Россия спорт мастерына кандидат, Казан "Тасма"сыннан Денис Хорун белән очрашты. Башта көрәш тигез барса да, ахырды Ришат азрак игътибарны югалтты һәм нәтиҗәдә көндәше финалга чыкты, ә Ришат бронза призеры булды. Денис Хорун финалда көндәшен ышанычлы җиңеп, үзенең көчле спортчы булуын раслады.
Родион Виноградов һәм Данил Кузьмичев та бронза призерлары исемен алдылар. Аларның барысына да медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Бәйгенең кунаклары ярышның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. Чынлап та, "Олимп" комплексында судьялар өстәлендә көрәшнең исәбен һәм очрашу тәмамланырга күпме вакыт калуын күрсәтә торган махсус электрон таблога кадәр бар иде. Тиздән Болгарда самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар үткәрү мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. Бу ярышта катнашу хокукын Данила Вихлянский яулады, аңа шулай ук Россия спорт мастерына кандидат исеме бирелде. Тренерлар советы карары белән Идел буе беренчелегендә шулай ук Ришат Сәгыйров та катнашачак.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев