Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгычылар уңышы

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власов шәкертләре 30 меңгә кадәр халык яшәгән авыл районнарының республика спартакиадасында җиңеп чыктылар. Ярышлар Зәйдә үтте. Гомуми зачетта чаңгычылар барлык көндәшләрен артта калдырдылар, ә шәхси зачетта ирекле алым белән 15 километрлы дистанциядә безнең спортчылар арасында Игорь Бондарев иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, өченче урынны алды. Көмеш...

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власов шәкертләре 30 меңгә кадәр халык яшәгән авыл районнарының республика спартакиадасында җиңеп чыктылар.
Ярышлар Зәйдә үтте. Гомуми зачетта чаңгычылар барлык көндәшләрен артта калдырдылар, ә шәхси зачетта ирекле алым белән 15 километрлы дистанциядә безнең спортчылар арасында Игорь Бондарев иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, өченче урынны алды. Көмеш призердан ул азга гына калышты .
Шунда ук республика чемпионатында зурлар арасында Денис Горюнов өченче урынны алды. Гомуми зачетта безнең команда авыл районнары арасында икенче булды.
Ә якташыбыз Виктор Ермилин Самарада хәрбиләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә көч сынаша, Артем Главнов исә Сочида чаңгы ярышлары буенча Бөтендөнья кубогы этабын үткәрүне тәэмин итүче милли төркем составына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев