Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгычылар сезонга әзерләнә

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власов шәкертләре Яшел Үзәндә үткән чаңгычылар арасында гомумфизик хәзерлек буенча чемпионатта һәм республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Юниорлар (18 яшьтән олырак - 20дән яшьрәк) үзләрен аеруча яхшы яктан күрсәтте. Игорь Бондарев 15 километрлы чаңгы-роллер дистанциясен көндәшләреннән, шул исәптән зур шәһәрләрдән килгән спортчылардан да тизрәк үтеп,...

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Власов шәкертләре Яшел Үзәндә үткән чаңгычылар арасында гомумфизик хәзерлек буенча чемпионатта һәм республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Юниорлар (18 яшьтән олырак - 20дән яшьрәк) үзләрен аеруча яхшы яктан күрсәтте. Игорь Бондарев 15 километрлы чаңгы-роллер дистанциясен көндәшләреннән, шул исәптән зур шәһәрләрдән килгән спортчылардан да тизрәк үтеп, җиңүче исемен алды. Аңа кубок, диплом һәм медаль тапшырылды. 10 километрлы шундый ук узышта Влада Постникова дүртенче урынга чыкты. Таулы-чокырлы җирдә кросста Игорь белән Влада дүртенче һәм җиденче урыннарны алдылар. Виктор Ермилин да сынатмады - ул узышта алтынчы һәм кросста җиденче урыннарны алды.
Бу нәтиҗәләр безнең командага авыл спортчылары арасында уртак команда зачетында икенче урынга чыгарга мөмкинлек бирде. Спортчыларга кубок һәм грамота тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев