Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Болгарның “Дулкын” бассейнында ГТО тапшырдылар

Барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Узган атна ахырында Болгар шәһәренең “Дулкын” йөзү бассейнында йөзү секциясенә йөрүче балалар ГТО нормативлары тапшырдылар. Моңа нормативларны алдарак тапшырган балаларга 28 мартта ГТО билгеләрен тапшыру сәбәпче булды.

Нормативларны тапшыру алдыннан тренер Елена Бурумова балалар белән күнегүләр үткәрде.

Балалар төрле алымнар белән вакытка һәм ераклыкка йөзү, турникта тартылу, урыннан ераклыкка сикерү, урында йөгерү һәм башка ГТО күнегүләре буенча көч сынаштылар.

Иң яхшы нәтиҗәләрне Данил Авдонин белән Ксения Моисеева күрсәтте.

ГТО нормативларын барысы да уңышлы үтәделәр. Тиздән балаларга ГТО билгеләре тапшырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев