Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Спорт

Болгарда яшәүче ТР чаңгы Беренчелегендә призлы урын алды

Сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында ярышлар Мамадыш шәһәрендә узды.

Мамадышта сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Ярышларда республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән 60 спортчы катнашты.

Бәйгедә хәрәкәтләнү аппараты зыян күргән, ишетү һәм күрү мөмкинлеге чикләнгән спортчылар, шулай ук хәрби операциядә катнашучылар көч сынашты. Ике яшь төркемендә көч сынашучыларга 5 километрлы дистанцияне ирекле стильдә үтәргә кирәк булды.

Болгарда яшәүче Рәшит Зыятдинов үз яшь төркемендә көмеш медальгә лаек булды.

Ярыш призерлары һәм җиңүчеләргә медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: Мамадыш Online.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев