Болгар көрәшчесе Татарстан беренчелегендә икенче урынны алды
Бәйге Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә узды.
Узган ял көннәрендә Яшел Үзәне районының Осиново бистәсендә армия кул көрәше буенча республика беренчелегенә ярышлар узды.
Ярышларда республиканың 19 районыннан 208 көрәшче катнашты.
Спас районы исеменнән тренер Ринат Шәриповның 2004-2010 елда туган тугыз шәкерте катнашты.
Ярышлар шактый киренеке барды. Үз авырлык үлчәвендә чыгыш ясаучы 16 спортчы арасында, көндәшеннән ике очкога гына арттарак калып, Данил Кафаров икенче урынга чыкты.
“Данил бик тырышты, чөнки җиңүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында шушы елның марта аенда Чиләбедә узачак Россия беренчелегендә катнашу хокукын ала. Команда составына кем – Данилмы, яки беренче урынга чыккан спортчы барачакмы икәнен әлегә армия кул көрәше Федерациясе хәл итә. Бәлки, Данилны да сайларлар әле” – ди бу хакта спортчының тренеры Ринат Шәрипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев