Болгар футболчылары районара турнирда өченче булдылар
Ярышлар Буа шәһәренең “Батыр” спорт комплексында узды.
Болгар шәһәренең “Волна” командасы яшь футболчылары Буа шәһәренең “Батыр” спорт комплесында үткән районара турнирда катнаштылар. “Батыр” спорт мәктәбе кубогына ярышларда 2007-2008 елда туган егетләр көч сынашты.
Турнирда Буа, Болгар, Кама Тамагы, Апастан килгән биш команда катнашты. Уеннар түгәрәк системасы буенча барды.
Безнең “Волна” ике уенда җиңеп һәм ике уенда оттырып, өченче урынга чыкты.
Командага диплом тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев