Сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә тренер Юрий Кузнецов җитәкчелегендә шөгыльләнүче баскетболчылар командасы 18 яшькәчә яшүсмерләр арасында Кама Аланында үткән Татарстан беренчелеге ярышларында бронза медальгә лаек булды.
Бу турнирда ике төркемгә бүленгән ун команда катнашты, шулар арасыннан иң яхшы дип табылган ике команда ярымфиналда чыгыш ясады. Беренче этапта безнең команда Кама Аланы, Урыссу, Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнарыннан килгән көндәшләре белән уйнады.
Беренче уенда безнекеләр 45:35 исәбе белән Урыссу командасыннан алга чыкты, аннан соң Кама Аланы командасына 27:54 исәбе белән оттырдылар. Кабат баштагы төркем белән уйнаганда, безнең команда җанланып китеп, Менделеевск һәм Яңа Чишмә командаларын күп очкога артта калдырып, 65:8 һәм 55:6 исәбе белән җиңә алдылар. Нәтиҗәдә икенче урын группасына чыктылар.
Ярымфиналда безнең команда Алексеевскидан килгән яшьтәшләре белән ярыйсы гына уйнаса да, ике уенчы җәрәхәтләнү сәбәпле, 39:44 исәбе белән аларга оттырырга мәҗбүр булдылар. Өченче урын өчен уенда безнең спортчылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр һәм Питрәч командасын 39:15 исәбе белән җиңеп, алга чыктылар.
Алар барысы да җиңүгә омтылып, оста уйнарга тырыштылар, мин алар белән бик горурланам, ди остазлары Юрий Кузнецов. Игорь Алексеев, Степан һәм Никита Гладковлар, Глеб Тегулёв, Артём Шеронов, Равил Кадыйров, Данис Зиннәтуллин, Кирилл Игнатьев, Эмиль Шакиров, Максим Федотов, Тимур Әхмәтҗанов һәм Роман Кузнецов беренчелек барышында нәтиҗәле уен күрсәттеләр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев