Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бергәләшеп ярыштылар

Шәһәрнең 2нче мәктәп спорт залында үткәрелгән "Әти, әни һәм мин" күңелле гаилә уеннарында Зайцевлар гаиләсе абсолют җиңүче дип билгеләнде.

Сигезенче класс укучысы Арина, әнисе Гөлчәчәк һәм әтисе Владимир белән катнашып, биш гаилә командалары арасында үткәрелгән алты ярышта да иң җитезләрдән булды.
Икенче һәм өченче урыннарны Бурумовлар һәм Гәрәевләр гаиләсе алды.
Җиңүче һәм призёрларга 1нче, 2нче, 3нче дәрәҗә дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
"Җиңүгә омтылыш өчен" номинациясендә җиңүче Моисеевлар һәм Тюриннар гаиләләренә дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев