Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Бадминтон осталары

"Олимп" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә яшь бадминтончылар арасында уздырылган ярышта иң осталар ачыкланды.

Шәхси беренчелектә 1999-2001 һәм 2002-2003 елларда туган малайлар һәм кызлар үзара көч сынаштылар. Бәйгедә бераз яшьрәкләр дә катнашты.
Спортчыларга биш партиядә өч җиңүгә ирешеп 11 очко тупларга кирәк иде. Кече яшьтәге малайлар арасында беренче урынны Ярослав Пугачев алды.
Икенче һәм өченче урыннарга Роман Липатов белән Андрей Пугачев (барысы да Кузнечиха мәктәбеннән) чыкты. Кызлар арасында исә җиңү Дарья Пеньковага елмайды.Икенче һәм өченче урыннарга Болгардагы 1 нче мәктәптән Мария Порутчикова белән Татьяна Пантелеева лаек булдылар.
Бераз зуррак малайлар арасында шулай ук Кузнечихадан Максим Борзихин, Алексей Чертухин һәм Дмитрий Архипов җиңүче булды. Болгардагы 2нче мәктәп укучылары Полина Новикова белән Мария Филиппова икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.
Ярыш призерларына кубоклар, диплом һәм татлы призлар тапшырылды.
Спортчыларны алда җаваплы ярышлар көтә: 20-21 мартта бездәге "Олимп" спорт комплексында республика беренчелегенә зона ярышлары үтәчәк, 25-27 мартта исә Алабугада Татарстан укучылары спартакиадасының Х нчы финал этабында катнашырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев