Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Авыл халкы спартакиадада катнаша

Якшәмбедә авыл җирлегендә яшәүчеләр арасында район спартакиадасына старт бирелде.

Спартакиаданың 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көнендә башлануы үзенә күрә бер мәгънәгә ия.

Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Антоновка авылында капиталь ремонтланган “Витязь” яшүсмерләр-яшьләр спорт клубын ачу тантанасы булды.

Авылдагы спорт залы сизелерлек үзгәргән: яңа пластик тәрәзәләр ерактан ук күренеп тора, заманча яктырткычлар куйганнар, залдагы идән тигез һәм шома булсын өчен махсус өслек белән томаланган, иминлекне тәэмин итә торган җайланмалар куелган. Бинада хәзер чишенү урыны, душ бүлмәләре ясалган, чаңгы базасы булдырылган. Гомумән, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлекне ныгыту өчен антоновкалыларга тиешле шартларның барысы да тудырылган.

Спорт залын ачу тантанасында район башлыгы Камил Нугаев, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты. Алар авыл кешеләрен бәйрәм белән котладылар, физкультура һәм спорт белән күбрәк шөгыльләнергә чакырдылар. Клуб җитәкчесе Виктор Захаровка 100000 сум күләмендә сертификат тапшырылды. Бу акчага спорт кирәк-яраклары сатып алыначак.

Аннары алты авыл җирлеге командалары арасында волейбол, аркан тартышу, турникта тартылу, гер күтәрү һәм башка төрләр буенча спорт ярышлары башланып китте.

Мондый ук ярышлар Иске Рәҗәптә һәм Болгардагы “Олимп” спорт залы базасында да үтте, аларда ун авыл җирлегеннән килгән спортчылар командасы катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча үз төркемнәрендә Никольск, Антоновка һәм Ким авыл җирлеге командалары җиңүче булды. Икенче урынга Полянка, Куралово, Иске Рәҗәп авылы вәкилләре чыкты. Өченче урынны Приволжск, Ямбакты һәм Кузнечиха спортчылары бүлеште.

Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырылды. 14 апрельдә алар спартакиаданың төп призына ия булу өчен финалда үзара көч сынашачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев