Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Антоновкада авыл җирлекләре спартакиадасы узды

Бәйгедә алты авыл җирлеге катнашты.

Антоновка авылындагы “Витязь” спорт клубы базасында авыл җирлекләре спартакиадасы узды.

Беренче төркемдә Аграмак, Бураково, Чәчәкле, Кузнечиха, Ямбакты һәм Куралово җирлекләре көч сынашты.

Ярышлар спортның 11 төре – волейбол, бадминтон, өстәл теннисы, гер күтәрү, чаңгы узышы, йөзү, шахмат, шашка, пулялар белән ату һәм башкалар буенча узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, беренче урынга Ямбакты авыл җирлеге командасы чыкты. Икенче урынны – Бураково, өченче урынны Аграмак авылы командалары алды.

Җиңүче һәм призерларга кубоклар һәм дипломнар тапшырылды. Моннан тыш, җиңүче командалар спорт киемнәре һәм спорт җиһазлары сатып алу өчен 65 мең, 45 мең һәм 35 мең сумлык сертификатларга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев