Спорт
Анна Архипова – Идел буе округында өченче!
Ижевскида 2000-2001 елда туган яшь спортчылар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәрелгән ярышларда Татарстан исеменнән безнең җиде самбочы чыгыш ясады.
Танкеевкадан Анна Архипова аеруча зур осталык күрсәтте. 70 килограммнан артык авырлык үлчәвендә ул киеренке көрәштә бронза медальгә лаек булды.
Полянкадан Русалина Хәйруллина (52 килограммга кадәр), 1нче мәктәптән Ксения Петрова...
Ижевскида 2000-2001 елда туган яшь спортчылар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә үткәрелгән ярышларда Татарстан исеменнән безнең җиде самбочы чыгыш ясады.
Танкеевкадан Анна Архипова аеруча зур осталык күрсәтте. 70 килограммнан артык авырлык үлчәвендә ул киеренке көрәштә бронза медальгә лаек булды.
Полянкадан Русалина Хәйруллина (52 килограммга кадәр), 1нче мәктәптән Ксения Петрова (56 килограммга кадәр) һәм Раил Сәгыйров (70 килограммга кадәр), Танкеевкадан Анна Архипова (48 килограммга кадәр) һәм Айгөл Әкбәрова (48 килограммга кадәр), 2нче мәктәптән Екатерина Клещева (60 килограммга кадәр) да сынатмадылар. Алар барысы да республика җыелма командасына үзләреннән өлеш керттеләр.
Безнең көрәшчеләр белән бу беренчелектә "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Щуров җитәкчелек итте.
Фото: http://www.boisport33.narod.ru/0151.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев