Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Юлларда – салмыш шоферлар

Узган атнада дәүләт юл инспекторлары тарафыннан исерек килеш руль артына утырган унике кеше тотылды. Моны агымдагы елның чын рекорды дип атарга мөмкин. Шунысы үзенчәлекле - салмыш машина йөртүчеләрнең күбесен шәһәргә кергән урында, постта тотканнар. Суд карары буенча ун кеше ел ярымга машина белән идарә хокукыннан мәхрүм ителде, аларга шулай ук...

Узган атнада дәүләт юл инспекторлары тарафыннан исерек килеш руль артына утырган унике кеше тотылды.
Моны агымдагы елның чын рекорды дип атарга мөмкин. Шунысы үзенчәлекле - салмыш машина йөртүчеләрнең күбесен шәһәргә кергән урында, постта тотканнар.
Суд карары буенча ун кеше ел ярымга машина белән идарә хокукыннан мәхрүм ителде, аларга шулай ук зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк. Ә инде моңа кадәр үк төрле сәбәпләр аркасында таныклыгыннан колак каккан ике кешегә административ кулга алыну рәвешендә җәза бирелде.
Пенсия акчасын урлаган
Аграмак авылында яшәүче пенсионер хатын-кызның пенсия акчасын урлап чыкканнар.
Угры аның өенә хуҗабикә азга гына каядыр чыгып киткән вакытта кергән. Яшь егеткә рәшәткә аша сикереп кереп, ишек йозагын бәреп вату бер дә авыр булмый. Бүлмәне эзләп чыкканнан соң, ул тумбочкага яшереп куелган акчаны тапкан һәм шунда ук чыгып качкан.
Оперативниклар шаһитлар күрсәтмәләре буенча каракның эзенә тиз төшкәннәр. Соңрак билгеле булганча, пенсия акчасына инде төрмәдә утырып чыгып, беркая да эшләмәүче авылдашы кызыккан икән. Урланган акчаның бер өлешен ул сарыф итеп өлгергән, калганын исә акчаның хуҗасына кайтарып биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев