Узган атнада Болгарда дүрт авария булган
Аварияләрнең барысы да бозлавык һәм кешеләр игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан.
Узган атнада шәһәр урамнарында кешеләрнең игътибарсызлыгы һәм начар һава шартлары аркасында дүрт авария булып өлгергән.
Беренче авария Калинин урамында килеп чыккан. Машина хуҗасы транспортын туктатып, кибеткә керә. Ул кибеттә булган чакта, машинасына икенче бер машина килеп бәрелә. Авариягә икенче машина хуҗасының игътибарсызлыгы һәм бозлавык сәбәпче була.
Шундый ук хәл базар мәйданында килеп чыга. Бу очракта машина йөртүчеләрнең берсе, идарәне югалтып, туктап торган машинага килеп бәрелә. Нәтиҗәдә туктап торган машинаның ике кырый ишеге каерылып чыга.
Ике автомобильче Октябрьнең 40 еллыгы – Парк урамнары чатында юлны бүлә алмыйлар. Парк урамыннан чыгып килүче шофер чатта туктаса да, кар көрте аркасында төп юлдан килүче транспортны күреп өлгерми һәм аңа килеп бәрелә.
Тагын ике машина Октябрьнең 40 еллыгы – Хирург Шеронов урамнары чатында бәрелешә. Анда кырый юлдан килүче машина төп юлдан килүче автомобильгә юл бирми.
- Аварияләрдә кешеләр зыян күрмәсә дә, машиналарга ремонт кирәк булачак. Мин машина йөртүчеләргә шәһәр урамнары буйлап йөргәндә, җанлы хәрәкәтле урамнар һәм юл чатларында аеруча игътибарлы һәм сак булырга киңәш итәм. Бу бигрәк тә бозлавык булган очракта мөһим, – ди Спас районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Руслн Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев