Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Урладыңмы – җавап бир

Шәһәрдә яшәүче А. Пронин ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде. Район прокуроры Дамир Яфизов хәбәр итүенчә, А.Пронинга бу җәза күптән түгел генә файдалануга тапшырылган яңа йорттан җылыту батареяларын урлаган өчен бирелә. Үз йортында җылыту системасын ремонтларга уйлагач, ул моның өчен кирәкле әйберләрне кибеттән сатып...

Шәһәрдә яшәүче А. Пронин ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде.
Район прокуроры Дамир Яфизов хәбәр итүенчә, А.Пронинга бу җәза күптән түгел генә файдалануга тапшырылган яңа йорттан җылыту батареяларын урлаган өчен бирелә. Үз йортында җылыту системасын ремонтларга уйлагач, ул моның өчен кирәкле әйберләрне кибеттән сатып алырга акчасын кызганган, һәм ике дә уйлап тормыйча, яңа фатирдан сүтеп алуны кулайрак күргән. Суд тиешле карар чыгарганда, гаепләнүченең ике баласы булуын да исәпкә алды.
Ә менә Ульяновск өлкәсендә яшәүче Л.Салькинага суд 5000 сум штраф салды. Ул моннан өч ел элек Гусихада яшәүче бер хатынның әйберләрен урлаган булган. Бу уңайдан җинаять эше дә кузгатыла, тикшерү барышында угрыдан читкә китүне тыючы документка кул да куйдыралар. Әмма ул каядыр китеп югала. Баксаң, чит фамилия белән күрше республикада яшәп яткан икән. Август азакларында ул кулга алына һәм суд каршына баса. Җинаятьче качып яткан очракта, мондый җинаятьләргә вакыт срогы (срок давности) кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев