Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Терлек урлау очраклары артты

Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, район территориясендә кешеләрнең ишек алдыннан һәм авыл территориясендә йөргән терлекләрне урлау очраклары күбәйгән. Практика күрсәткәнчә, мондый җинаятьләрнең күпчелеге хуҗаларның ваемсызлыгы, терлекләрне көн буе караусыз калдыру, җәй көне көтүгә кумау аркасында килеп чыга. Сак булыгыз, абзарларны, терлек тоткан урыннарны төнгә бикләргә кирәк. Полиция хезмәткәрләре дежур частька,...

Эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, район территориясендә кешеләрнең ишек алдыннан һәм авыл территориясендә йөргән терлекләрне урлау очраклары күбәйгән.
Практика күрсәткәнчә, мондый җинаятьләрнең күпчелеге хуҗаларның ваемсызлыгы, терлекләрне көн буе караусыз калдыру, җәй көне көтүгә кумау аркасында килеп чыга. Сак булыгыз, абзарларны, терлек тоткан урыннарны төнгә бикләргә кирәк.
Полиция хезмәткәрләре дежур частька, участок уполномоченныйларына ит җыярга авыл территориясенә кергән барлык кешеләр турында хәбәр итеп, алар турында мөмкин булганча күбрәк мәгълүматны (автотранспортның маркасы, номеры, төсе, мөмкин булса, исеме, фамилиясе һәм башкалар) истә калдыруларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев