Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Тәтеш районында авариядә 80 яшьлек хатын-кыз һәлак булган

Һәлакәт урынында дәүләт автоинспекторлары эшли.

Бүген Тәтеш районында Рено автомобиле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, фаҗига 54 яшьлек машина йөртүченең тизлекне арттыруы арксында килеп чыккан. Нәтиҗәдә чит ил машинасы юл кырыена төшеп капланган.

Кызганычка каршы, алган җәрәхәтләрдән чит ил машинасының 80 яшьлек хатын-кыз пассажиры һәлакәт урынында җан биргән. 

Хәзер юл-транспорт һәлакәте урынында автоинспекция хезмәткәрләре эшли.

Фаҗигаләрне булдырмас өчен, дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев