Татарстанда ике мигрант участковыйны кыйнаган
Хөкем ителүчеләр гаепләрен танымый.
Татарстанда Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә туган ике мигрант полицейскийны кыйлауда гаепләнә. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бу хәл гыйнвар аенда Мамадыш районында булган. Йортта яшәүчеләр подъездда спиртлы эчемлекләр эчкән һәм җәмәгать тәртибен бозган ике мигранттан зарланып, полициягә хәбәр итәләр.
Чакыруга участковый килеп җитә. Башта ул тәртип бозучыларны сүзләр белән тынычландырырга тырышса да, салмыш кешеләр аны тыңламый. Нәтиҗәдә, бәхәс сүгенүгә күчә. Аннары мигрантлар участковыйга кул, аяк һәм подъездда аунап яткан көрәк сабы блән берничә тапкыр сугалар.
Нәтиҗәдә, участковый тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч җәрәхәтләр ала.
Тикшерү барышында гаепләнүчеләр үз гаепләрен танымаган. Эш карар чыгару өчен судка җибәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев