Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Татарстан егетләре Россиянең иң яхшы гаскәрләрендә хезмәт итәчәк

2010 елдан бирле Президент полкында Татарстанның 300ләп егете хезмәт иткән. РФ Оборона министрлыгының фәнни роталарына 2015 елдан башлап 60тан артык егет җибәрелгән.

 

ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин сөйләвенчә, Татарстанның 20ләп егете хәрби хезмәтне Мәскәү Кремлендәге Президент полкында һәм Краснодар краеның “Эра” технополисында узачак.

Погодин сүзләренә караганда, егетләрнең Президент полкына эләгүе куандыра торган хәл. Бу полкка бөтен кешене дә алмыйлар. Кораллы көчләрдә фәнни роталар моннан бирничә ел элек булдырылган, алар Россия Федерациясенең барлык төбәкләре, шул исәптән Татарстанның иң яхшы призывниклары исәбенә тулыландырыла.

Президент полкында хезмәт итәчәк егетләрне сайлап алу өчен Казанга офицерлар килгән. Алар  булачак солдатларның шәхси эше белән танышкан. Әлбәттә инде, егетләрнең тышкы кыяфәте һәм физик әзерлегенә зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, егетләрнең буе 180 сантиметрдан ким булмаганнарына өстенлек бирелә. Аларның полициягә китерелү-китерелмәве ачыклана, тәндә татуировка, биттә бернинди яра булмаска, матур сөйләшергә тиеш.

Армиягә китәргә җыенган егетләрнең берсе, мәсәлән, җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат. Президент полкына эләгү өчен космонавт кебек бөтен яктан да идеаль булырга кирәк, ди ул.

Фәнни ротага сайланучыларның югары белеме булырга тиеш. РФ Оборона министрлыгының фәнни ротасына эләккән Денис Зарубинны, мәсәлән, һава десанты гаскәрләренә җибәрергә теләгәннәр. Шул ук вакытта фәнни ротаны сайлау мөмкинлеге барлыгын да әйткәннәр. Ул ризалашкан. Зарубин КФУ магистратурасын тәмамлаган. Хәрби хезмәтен тәмамлагач, эшен фәнни ротада хезмәт итү турында да уйлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев