Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Талаучылар битлек кигән булган

Әҗмәр авылында яшәүче гаиләне куркытып талап чыкканнар. Караңгы төндә бәлага таручыларның йорт ишеген шакыйлар. Артык бернидән дә шикләнмәгән хуҗаның ишекне ачу белән каты итеп башына китереп сугалар. Ул бермәлгә аңын югалтып егыла. Йортка битлек кигән өч ир-ат бәреп керә һәм акча сорый башлыйлар. Куркыту өчен хатын-кызларны бәйләп салалар һәм яңадан...

Әҗмәр авылында яшәүче гаиләне куркытып талап чыкканнар.
Караңгы төндә бәлага таручыларның йорт ишеген шакыйлар. Артык бернидән дә шикләнмәгән хуҗаның ишекне ачу белән каты итеп башына китереп сугалар. Ул бермәлгә аңын югалтып егыла. Йортка битлек кигән өч ир-ат бәреп керә һәм акча сорый башлыйлар. Куркыту өчен хатын-кызларны бәйләп салалар һәм яңадан йорт хуҗасын кыйный башлыйлар, атып үтерәбез, дип яныйлар.
Йортта булган илле мең сумнан артыграк акчаны, шулай ук кыйммәтле әйберләрне (алтын, кәрәзле телефоннар) алгач, талаучылар җинаять урыныннан тиз генә юкка чыгалар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Ни булса, шуны урлыйлар…
Узган атнада районда ике урлау очрагы теркәлгән.
Саклык банкы хезмәткәре чак кына телефонсыз калмаган. Ул аны операцияләр залында оныткан булган. Шундагы кешеләрнең берсе, форсаттан файдаланып, телефонны кесәсенә салып куйган. Залдагы видеоязманы караганнан соң, угрыны тиз эзләп табалар.
Ә менә музей-тыюлыкта төзелүче биналарның берсеннән урланган профнастил әлегә табылмаган. Төзелеш материалларын төнлә төяп чыкканнар, хәтта каравылчы да күрми калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев