Спас районыннан ике егет кеше үтергән өчен төрмәгә утыртылды
Фаҗига 2021 елда Красная Слобода авылында була.
Спас районы Красная Слобода авылыннан 18 һәм 19 яшьлек ике егеткә 2021 елда кеше үтерүләре өчен озак вакытлы төрмә срогы бирелде. Хөкем ителүчеләрнең берсенә җинаять кылган вакытта 18 яшь тә тулып өлгермәгән була.
Тикшерү органнары тарафыннан хөкем карары чыгару өчен җитәрлек дәлилләр җыелган.
Материаллар буенча, егетләр Красная Слобода авылында яшәүче ир-атны үч итү йөзеннән үтерәләр. Тикшерү мәгълүматлары күрсәткәнчә, гаепләнүчеләрнең берсенең абыйсын 2020 елда кеше үтерүдә гапләп, 6 елга утырталар. Тик энесе үтерүдә Красная Слобода авылында яшәүче, судта шаһит булып чыгыш ясаучы 50 яшьлек ир-ат гаепле дип саный һәм аннан үч алырга була. Ярдәмгә ул дустын чакыра.
2021 елның июнендә алар ир-ат өенә кереп, аны буып үтерәләр һәм күкрәгенә пычак белән кадыйлар.
Кеше үтерүдә гаепләнүчеләргә җиде һәм 13,5 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев