Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Спас районында яшәүче микрозайм аркасында машинасыннан колак каккан

Микрофинанс оешмасы алдындагы бурычы 300 меңнән артып киткән.

Микрофинанс оешмасы суд аша Спас районында яшәүчедән бурычны түләтү хисабына чит ил машинасын алган.

Компания елына 80,6 процент белән ике елга алган бурычны түләттерү өчен судка мөрәҗәгать иткән. Кредитка гаепләнүченең чит илдә җитештерелгән машинасы залог булып торган.

Нәтиҗәдә, ир кредиторларга 300 мең сумнан артык бурычлы булып кала һәм алар залогны мәҗбүри түләттерү турында судка дәгъва юллыйлар.

Суд микрофинанс оешмасы таләпләрен законлы дип таный. Гаепләнүче дә дәгъваның дөрес булуы белән килешә.

Суд чыгарган карар буенча, залогта булган автомобиль торглар аша сатылып, алынган акчалар микрозайм буенча бурычны һәм дәүләт пошлинасын түләүгә җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев