Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Спас районында яшь терлекләргә чип куя башладылар

Яңа елдан башлап малларны идентификатлаштыруның электрон системасы кертеләчәк.

Спас дәүләт ветеринария берләшмәсеһәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре яшь терлекләрне “чиплаштыру” эшенә кереште. Беренчеләрдән булып Андрей Синицин һәм Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыкларындагы яшь бозауларга бирка тагып, малларны исәпкә алу һәм идентификатлаштыруның бердәм системасына тоташтырдылар.

“Яңа туган 17 бозауның колагына QR-код һәм электрон чиплар урнаштырдык, ди хуҗалык җитәкчесе Андрей Синицин. Моннан соң мал табиблары белән “Меркурий” системасы буенча эш итә алачакбыз. Малларны дистанцион рәвештә дә контрольдә тотарга була. Бу бик җайлы система, кирәкле бөтен мәгълүматны шул чиптан алырга мөмкин”.

Шулай ук бу чиплар ярдәмендә малларның кайдалыгын да тиз ачыклау мөмкинлеге бар. Гомумән, бу система ярдәмендә бик күп сорауларга җавап табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев