Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Спас районында ниләр булган?

Акчаларын урлап чыкканнар

Шәһәрдә яшәүче пенсионерларның кырык мең сум акчасын урлап чыкканнар.

Аларның өйдә юклыгыннан файдаланып, караклар өйгә тәрәзәдән кергән. Бик сак эш иткәннәр, йортка бер зыян да китермәгәннәр. Шуңа күрә, кайткан хуҗалар башта фатирларына чакырылмаган кунакларның кергәнен дә сизмәгәннәр. Җыеп куелган зур суммадагы акчаны таба алмагач кына эшнең нидә булуын аңлап алганнар.

Фаҗига арты фаҗига...

Олырак яшьтәге бер ир-атны автомобиль бәрдереп киткән, ул алган җәрәхәтләрдән җан биргән.

Тикшерүчеләр шәһәрнең Лихачев урамында килеп чыккан фаҗиганең сәбәбен ачыклыйлар.

Район юлларында узган атнада булган юл-транспорт фаҗигасендә зыян күрүчеләр дә бар. Болгардан ерак түгел генә юлда үзебезнең илдә җитештерелгән ике автомобиль бәрелешкән. Фаҗигане каршы як хәрәкәт полосасына чыккан йөртүче китереп чыгарган.

Вожи авылы тирәсендәге юлда да нәкъ шул сәбәпле авария килеп чыккан. "Лада-гранта" автомашинасы белән идарә итүче каршы як полосага чыга һәм чит ил автомобиле белән бәрелешә. Иномарка йөртүчесе авыр тән җәрәхәтләре алган, аны шунда ук хастаханәгә алып киткәннәр.

Йорт янып беткән

Әҗмәрдә яшәүче берәүнең йорты тулысынча янып беткән.

Янгын төн урталарында чыккан. Йорт хуҗасы һәм аның туганнары урамга йөгереп чыгарга өлгерәләр, ә йортны санаулы минутлар эчендә ялкын чорнап алган. Вожидан янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ул бөтенләй янып беткән. Алдан тикшерүләр күрсәткәнчә, йортка ут төртүләре мөмкин.

Ә менә Ямбакты авылы кешесе үз гаебе белән мунчасыз калган. Төтен юлының төзек булмавы нәтиҗәсендә мунча тиз янып беткән, йортны һәм ишегалды корылмаларын янгынчылар саклап кала алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев