Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Спас районының Әҗмәр авылында янгын чыккан

Янгын нәтиҗәсендә иминиятләштерелмәгән милек янып беткән.

11 майда 00:31 сәгатьтә Спас районы Әҗмәр авылындагы Полевая урамында вагон кабынып китә. Ут тиз арада янәшә урнашкан сарайга күчә. 

Янгын нәтиҗәсендә вагон, сарай һәм «Буран» кар снегоходы, шулай ук эчтәге бөтен милек тулысынча янып бетә. Бәхеткә, күрше каралты-кураларга һәм өч фатирлы торак йортка зыян килмәгән. Вакыйга нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

- Беренче мәгълүматлар һәм шаһитлар сүзләре буенча, янгын чыгуына вагон эчендә тиз кабынып китүчән  стеналар буенча махсус саклаусыз салынган электр чыбыкларынның кыска ялганышы. Барлык милек, шул исәптән снегоход, вагон, сарай иминиятләштерелмәгән булган, - дип хәбәр итте Спас районы буенча Дәүләт янгын күзәтчелеге дознавателе Сергей Деманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев