Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Саксызлык бәхетсезлеккә илтә

Ел саен республика юлларында җәяүлеләр гаебе белән йөзләрчә аварияләр килеп чыга. Мондый бәхетсезлекләрне булдырмас өчен машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска тиеш? ЮХИДИ бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова шул хакта сөйли.

- Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча җәяүлеләр юлны аркылы чыкканда махсус урыннан- "зебра"дан, ә урам чатларында юл кырыеннан яки тротуардан гына чыгарга тиеш. Тротуардан барганда уң якка карарга, ягъни каршыга килә торган транспортка арт белән түгел, йөз белән барырга кирәк. Юлда машина торса, аның артыннан чыгалар, башта юлда транспорт бармы-юкмы икәнлеген тикшерәләр.

Караңгыда җәяүлеләргә киемнәрендә яктылык кайтаргычлардан (беләзекләр яки наклейкалар) файдаланырга киңәш итәләр. Машина караңгыда алдагы фараларны кабызып барганда җәяүлене 25-30 метрдан, ә яктырткыч билге булса 140 метр ерактан күрә. Икенче төрле әйткәндә, бу элементлар юлда барган кешенең гомерен сакларга ярдәм итә.

Административ бозулар турында РФ КоАП 12..29 маддәсенең 1өлешендә каралганча, җәяүлеләргә юл кайгыйдәләрен үтәмәүләре өчен биш йөз сумга кадәр штраф салына. Агымдагы ел башыннан безнең районда кагыйдәләрне үтәмәгән өчен кырыктан артык кешегә штраф салынды. Әлбәттә, монда эш җәза бирүдә түгел. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү җәяүленең тормышын, сәламәтлеген сакларга ярдәм итә.

Реклама

Юлны аркылы чыкканда җәяүлене үткәреп җибәрү таләбен үтәмәгән машина йөртүчеләргә закон буенча мең ярым сум штраф салына. Быел берничә кеше шушы җәзага тартылган.

Юлда йөрүчеләрнең барсы да - җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә бик игътибарлы һәм сак булырга тиеш. Сакланганны Алла, саклармын, дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария саксызлык ЮХИДИ