Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Вакыйгалар

Очкыннан ут чыга

Лихачев урамындагы ике фатирлы йортта яшәүчеләр янгын чыгу аркасында йорт-җирсез кала язганнар. Ут бер фатирның мунчасында чыккан: төтен юлыннан чыккан очкын чормадагы иске әйберләргә эләккән. Ут башта түбәнең агач конструкцияләренә, аннары түбәгә күчә. Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җитәләр, ләкин янгын түбәгә шактый зыян китерә. Хәзер аңа ремонт ясарга кирәк....

Лихачев урамындагы ике фатирлы йортта яшәүчеләр янгын чыгу аркасында йорт-җирсез кала язганнар.
Ут бер фатирның мунчасында чыккан: төтен юлыннан чыккан очкын чормадагы иске әйберләргә эләккән. Ут башта түбәнең агач конструкцияләренә, аннары түбәгә күчә.
Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җитәләр, ләкин янгын түбәгә шактый зыян китерә. Хәзер аңа ремонт ясарга кирәк. Янгында кешеләр зыян күрмәгән.
Бер сәгатьтә - ике авария
Узган ял көннәрендә Бугровка янындагы трассада ике авария килеп чыга.
Башта Ясачка күперендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аркасында җиңел һәм йөк машиналары бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина каршы як полосасына чыга, ләкин әйләнеп капланмый.
Дәүләт автоинспекторларын көткән вакытта йөк машинасын йөртүче юлга авария билгесе куя, ә икенчесе моны кирәк дип тапмый. Нәтиҗәдә туктап торган җиңел машинага каршы як полосадан килгән чит ил машинасы килеп бәрелә.
Барып җитә алмаган
Ким поселогының "Болгар Арыш" җәмгыяте эшчесенә карата РФ Җинаятьләр кодексының 166нчы маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Үзенә беркетелгән МТЗ тракторына утырып, ул җитәкчеләргә хәбәр итмичә генә шәхси эшләре белән Полянкага китә. Ләкин кирәкле урынга барып җитә алмаган: Өчкүл авылы янындагы юлда идарәне югалтып, дренаж торбасына килеп кергән. Нәтиҗәдә тракторга шактый зыян килгән.
Полиция хезмәткәрләре тракторны шуннан табалар. Моны кем урлаган дип озак эзләргә туры килми, яшь тракторчы үз гаебен таный.
Яшел елан гаеплеме?
Шәһәрдә яшәүче берәүне үзенең танышы кыйный һәм ул авыр тән җәрәхәтләре ала.
Ирләр тыныч кына бергәләшеп эчеп утырганда, көтмәгәндә алар арасында бәхәс килеп чыга һәм алар сугыша ук башлыйлар. Көчлерәк ир-ат икенчесен кыйный башлый.
Нәтиҗәдә ирләрнең берсе - сынган кабыргалары белән хастаханәгә, икенчесе - тикшерү изоляторына эләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев