Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Илкүләм проектлар Татарстан хастаханәләре эшен яхшыртырга ярдәм итә

Республикада Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелә, 7 яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

2020 елда Татарстан 11 милли проект кысаларында 50 федераль (төбәк) проектын тормышка ашыруда катнашты. Сәламәтлек саклау тармагында аеруча балалар хастаханәләренә күп игътибар бирелде. Мисал өчен, республикадагы 31 сәламәтлек саклау учреждениесендә нәниләрне кабул итү, аларга медицина хезмәте күрсәтү өчен уңай шартлар тудырылды. Бу хакта милли проектларның республика территориясендә ничек үтәлүен контрольдә тотучы ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Тагын шунысын әйтергә кирәк, узган ел республикада яңа 7 фельдшер-акушерлык пункты файдалануга тапшырылган, Казанда Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәге төзелә башлаган.

Республикадагы шәһәр һәм районнарны төзекләндерү буенча да күп нәрсәләр эшләнгән. Әйтик, 51 шәһәр мохиты объекты төзекләндерелгән, 268 километрдан артык юл тәртипкә китерелгән.

Республикада милли проектлар буенча киләчәктә дә шактый эшләр башкаруны планлаштыралар. 2021 елда әлеге максатларда 21 миллиард сум акча тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев