М-7 трассасында өч кешенең гомерен өзгән һәлакәтнең видеосы пәйда булды
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Социаль челтәрдә кичә Татарстанның Биектау районы М-7 трассасында булган зур һәлакәтнең видеоязмасы пәйда булды.
Исегезгә төшерәбез: 2 октябрьдә М-7трассасының 820нче километрында DAF йөк фурасы һәм 14 нче модель «Лада» бәрелешкән, нәтиҗәдә "Лада" йөртүчесе һәм ике пассажиры урында ук үлгән. Социаль челтәрләр хәбәр итүенчә, руль артында МЧС хезмәткәре Рөстәм Шәрәфиев булган, ә пассажир урыннарында бала көткән хатыны һәм әнисе утырган. Алдан фаразлау буенча, машина йөртүче рульдә барганда йоклап киткән.
Мәгълүмат http://tatar-inform.tatar/ сайтыннан алынды.
Видео монда https://youtu.be/9UyVq_hjfBI
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев