Вакыйгалар
“Үлемнең кайда сатылуын хәбәр ит!”
Полиция хезмәткәрләре бу көннәрдә әнә шундый исемдәге операция үткәрә.
Чараның максаты - наркотик матдәләр һәм психотроп әйберләрне саклау, әзерләү һәм сату белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм аларны булдырмый калу. Район территориясенә наркотиклар кертүгә һәм аларның таралуына чик кую өчен шикле транспорт чаралары, Интернет-сайтлар, кешеләр күп була торган урыннар тикшереләчәк.
Оператив чараларны уздыруда халык та ярдәм итә ала. Наркотик матдәләр, тәмәкегә кушып тарта торган катнашмаларның кайда сатылуы турында 3-01-22 ышаныч телефоны яки 02 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев