Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Кыйммәткә төшкән одеял

Шәһәрдә яшәүче олы яшьтәгеләр гаиләсен караклар алдап киткән. Өйләренә яшь ир-егет кереп, мактый-мактый одеял сатып алырга күндерә башлый. Хуҗабикәнең акчаны кайдан алуын күз кырые белән генә абайларга өлгергән "кунак" акчаның калган өлешен сиздерми генә тартып чыгара һәм китәргә ашыга. Одеялны хуҗабикәгә бүләк итеп калдыра! Соңыннан пенсионерлар егерме мең сум акчалары...

Шәһәрдә яшәүче олы яшьтәгеләр гаиләсен караклар алдап киткән.
Өйләренә яшь ир-егет кереп, мактый-мактый одеял сатып алырга күндерә башлый. Хуҗабикәнең акчаны кайдан алуын күз кырые белән генә абайларга өлгергән "кунак" акчаның калган өлешен сиздерми генә тартып чыгара һәм китәргә ашыга. Одеялны хуҗабикәгә бүләк итеп калдыра!
Соңыннан пенсионерлар егерме мең сум акчалары югалуын ачыклыйлар.
Полиция хезмәткәрләре тагын бер кат кисәтә: үзләрен социаль хезмәт, көнкүреш хезмәт күрсәтү оешмасы, хастаханә хезмәткәрләре дип таныштырган очракта да, йортыгызга таныш булмаган кешеләрне кертмәгез. Әлеге яки башка оешмаларга чылтыратып, барысын да ачыкларгы тырышыгыз. Очраклы кешеләрдән көнкүреш товарлары һәм дару препаратлары сатып алмагыз, аларны беркайчан да өегезгә чакырмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев