Красная Слобода авылында ике фатирлы йорт янган
Бер фатирга аеруча зур зыян китерелгән.
Кичә Спас районы Красная Слобода авылында ике фатирлы йортта янгын чыккан.
Янгын чыккан вакытта аш бүлмәсендә булган хуҗабикә һәм күрше хатын күрше бүлмәдән чыккан төтен исен сизеп алалар. Йокы бүлмәсендә алар ут кабызгычның яна башлавын күрәләр.
Башта алар утны үзләре кул астында булган чаралар белән сүндерә башлыйлар. Барып чыкмагач, янгын хезмәтенә шалтыраталар.
Янгын сүндерүчеләргә утны сүндерү өчен ике сәгать чамасы вакыт кирәк була.
– Янгынның чормага күчүе аны тиз сүндеререгә комачаулады. Шуңа күрә халыкка тагын бер кат мөрәҗәгать итәсем килә – янгын чыкса, вакыт уздырып, аны үзегез сүндерергә тотынмагыз, шунда ук тиешле хезмәтләргә хәбәр итегез, – дип билгеләп үтә Әлки һәм Спас районнары буенча янгын күзәтчелеге инспекторы Сергей Деманов.
Ведомство җитәкчесе әйтүенчә, янгын нәтиҗәсендә фатирларның берсендә җиһазлар һәм пластик тәрәзәләр тулысынча янып беткән, түшәмгә зыян килгән. Икенче фатирда бүлмә арасындагы диварларга һәм түшәмгә зыян килгән.
Фаразлар буенча, янгынга электр чыбыкларының төзексез булуы сәбәпче булган.
Фото: Спас районы буенча янгын күзәтчелеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев