Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Күңелсез хәлләр

Руль артында -сәрхүшләр Сигезенче март көнне дәүләт автоинспекторлары транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт шоферны туктата. Шуларның өчесе ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарын беренче тапкыр гына җәлеп иткән, шуңа күрә аларга утыз мең сум штраф салыначак һәм, әлбәттә инде, идарә итү таныклыгыннан ярты елга мәхрүм ителәчәкләр. Ә менә тәртип бозучыларның...

Руль артында -сәрхүшләр
Сигезенче март көнне дәүләт автоинспекторлары транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт шоферны туктата.
Шуларның өчесе ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарын беренче тапкыр гына җәлеп иткән, шуңа күрә аларга утыз мең сум штраф салыначак һәм, әлбәттә инде, идарә итү таныклыгыннан ярты елга мәхрүм ителәчәкләр.
Ә менә тәртип бозучыларның берсе руль артына исерек килеш ай дәвамында икенче тапкыр утырган. Аңарга РФ Административ хокук тәртибен бозулар кодексының 12.8 маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәк. Ягъни, илле мең сум штраф түләргә һәм өч ел буе җәяү йөрергә туры киләчәк.
Каешны эләктергән булса...
Вожи авылы тирәсендә килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә умырткасына шактый зыян килгән шоферны хастаханәгә китерәләр.
Ул борылышларның берсендә транспорт белән идарә итүне югалта һәм юл читенә төшеп китә. Көчле бәрелү шоферны салоннан юл читенә чыгарып ташлый. Ә менә иминлек каешын эләктергән пассажирларның берсенә дә зыян килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев