Каракларны эзлиләр
Болгар-Базарлы Матак машина юлыннан билгесез кешеләр уналты юл билгесен урлап киткәннәр.
Караклар бу гамәле белән "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенә 35 мең сумлык зыян китергән.
Юл билгесен урлаучыларны хәзер полиция эзли.
Киләчәктә сабак булырмы?
"Бала - төп пассажир" акциясе кысаларында, чираттагы рейд барышында юл хәрәкәте инспекторлары иллегә якын юл хәрәкәте кагыйдәсен...
Каракларны эзлиләр
Болгар-Базарлы Матак машина юлыннан билгесез кешеләр уналты юл билгесен урлап киткәннәр.
Караклар бу гамәле белән "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенә 35 мең сумлык зыян китергән.
Юл билгесен урлаучыларны хәзер полиция эзли.
Киләчәктә сабак булырмы?
"Бала - төп пассажир" акциясе кысаларында, чираттагы рейд барышында юл хәрәкәте инспекторлары иллегә якын юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагын теркәгәннәр.
Алты очракта балаларны машина салонында махсус беркетү җайланмаларыннан башка, сигез очракта - куркынычсызлык каешларын каптырмыйча йөртәләр. Моннан тыш, машина хуҗалары башка кагыйдәләрне дә бозган, алар арасында - таныклыгыннан мәхрүм ителгән кешенең руль артына утыруы, гамәлдән чыккан транспорт чарасында йөрү һәм башкалар бар. Моның өчен алар 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алындылар, машиналары штрафстоянкага куелды. Җирле штрафстоянка ябык булганлыктан, алар Чистайга җибәрелде. Изоляторда тиешле җәза срогын утырып чыккач, машина йөртүчеләргә транспорт чарасын кире кайтару өчен (эвакуатор эше, штрафстоянка өчен түләү һәм башкалар) шактый күләмдә акча түләргә туры киләчәк. Бу аларга киләчәктә сабак булыр дип ышанасы килә.
Бурычларны түләргә кирәк
Бу турыда дәүләт инспекторлары юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәгән ике шәһәр кешесенең исенә төшерделәр.
Яшәү урыны буенча табылган кешеләргә суд РФ административ хокук бозулар кодексы нигезендә, штраф суммасын ике тапкыр арттырган. Бурычларын түләргә тагын бер тапкыр "оныткан" очракта, аларны кулга алып, озатырга мөмкиннәр.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев