Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Казан-Ульяновск трассасындагы авариядә ике кеше һәлак булды

Икесе дә – Югары Ослан районында яшәүчеләр.

Казан-Ульяновск трассасында һәлакәттә Югары Ослан районында яшәүче ике кеше – 30 яшьлек шофер һәм 59 яшьлек такси пассажиры һәлак булган.

Район ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, төнлә Р-241 трассасында куркыныч юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Такси йөртүче, узу тыелган зонада каршы як полосасына чыгып, бакча инвентаре һәм инструментлары төягән зур йөк машинасына бәрелә.

Бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машинаның алгы өлеше деформацияләнә, ә салонда ике кеше шунда һәлак була.

Йөк машинасы бәрелүдән яна башлый. Шофер салоннан чыгып өлгерә, ул зыян күрми. Янган фураны коткару хезмәтләре сүндерә.

Авария факты буенча прокурор тикшерүе бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев