Казан-Ульяновск юлындагы авариядә бала һәлак булган
Тагын өч кеше төрле җәрәхәтләр алган.
Бүген Казан - Ульяновск юлындагы авариядә алты яшьлек кыз бала һәлак булган. Тагын өч кеше зыян күргән.
Фаҗига кичке бишенче яртылар тирәсендә Югары Ослан районында була. Фаразлар буенча, ит ил машинасында баручы шофер каршы як полосага чыгып, анда баручы икенче машинана килеп бәрелә.
Нәтиҗәдә каршы як полосага чыгучы машина пассажиры - алты яшьлек кыз фаҗига урынында җан бирә.
Шул ук машинаның ике пассажиры һәм каршыга килүче машинаның рулендә утыручы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә җибәрелә.
Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын бер тапкыр юлда баручыларны игътибарлы булырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев